Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКСИМ ГОРЬКИЙ

(А. М. Горькийның үлүенә ун ел тулу уңае белән)
 Кешелек тарихындагы иң якты акылларның берсе, бөек гуманист, даһи художник Алексей МаксиЗ мович Горькийның үлүенә ун ел тулды. Ул үзенең бөтен гүзәл гомерен, куәтле талантын хезмәт ияләренең бәхете эчен, азатлыгы өчен бирде, шул юлда көрәште. Шуңа күрә дә халык дошманнары, фашизм ялчылары аны күрә алмадылар, заманыбызның иң бөек язучысын, эпохабызның даһи җырчысын агулап үтерделәр. «Горькийның үлеме Ленинның үлеменнән соң безнең илебез өчен һәм бөтен кешелек дөньясы өчен иң авыр югалту» иде. Горькңйны күмгән чагында, Бөтенсоюз Коммунистлар Большевиклар партиясе һәм Совет хөкүмәте исеменнән сөйләгән речендә, шул сүзләргә өстәп иптәш Молотов бо- лай диде: — «Безнең илебездәге зур язучылардан, шулай ук башка илләрдәге зур язучылардан, берәү дә, капитализм вакытында .«түбән» ха-, лыкның тормышын шундый якын итеп белмәде. Аларның берсе дә үз җилкәләрендә эксплоататор әфәнделәр тарафыннан булган шул кадәр катылыкларны һәм кабахәтлекләрне Максим Горький кичергән кадәр кичермәде. Авыр хезмәт аркасында шул кадәр газапланган һәм капитал изүе аркасында шул кадәр изелгән кешеләрне аларнын берсе дә уз күзләре белән, гади генә итеп булса да, безнең Горький шикелле күрмәде. Бу күренешләр анарда капиталистик стройга карата килешмәүчелекне һәм революцион нәфрәтле булуны, коммунизмның азат итүчән көченә чын күңелдән ышануны хәзерләде. Менә шуңа күрә дә эшчеләр һәм барлык - хезмәт ияләре Горький йөзендә у’злэрен, үз кешеләрен, ‘үз тормышларын — үз язмышларын, үз киләчәкләрен күрәләр. Менә шуңа күрә дә Горькийны безнең илебезнең хезмәт ияләре шундый яраталар һәм яратачаклар». Максим Горькийның «Изергель карчык» исемле хикәясе бар. Ул анда, үз җирләренә чит ил баскыннары һөҗүм итеп бәреп кергәннән соң, дөм караңгы урманга китәргә мәҗбүр булган кешеләрне сурәтли. Шуңарчы иркен далада, якты кояш астында, тыныч хезмәт белән гомер сөргән ул кешеләр бик авыр хәлгә төшәләр. Бөтен әйләнә-тирә сазламык, куе агачлар белән уралган. Бик күпләр чирләп һәм ачыгып үлә башлыйлар. Бу хәл кайбер куркак җаннарда: — «Ачлыктан егылып үлгәнче, далага кайтып коллыкта яшәү» — тойгысы тудыра. Шул чагында көчле ихтыярлы яшь егет Данко үзенең якташларын азатлык юлына чакыра. Кешеләр аңар иярәләр. Күп корбаннар сорый торган авыр, михнәтле юл була бу. Дөм караңгы урман эчендә, күк күкрәве астында Данко: — Кешеләр өчен нинди яхшылык- эшли алам соң мин? — дип уйлый һәм үзенең халкын караңгылыктан, коллыктан ирекле дөньяга, кояшлы юлга алып чыгу өчен ул, халыкка мәхәббәт белән янучы йөрәген тартып ала да факел ши- 
Максим Горький 69 
 
 
келле итеп, баш өстенә күтәрә. Аның йөрәге кояш төсле, хәтта кояштан да яктырак яна. — Торыгыз! Дөньяда һәрбер нәрсәнең чиге бар, бу караңгы урманның да чиге булырга тиеш. Киттек! — дип аваз сала Данко һәм, ялкынланып янган йөрәген югары күтәргән килеш, кешеләрнең азатлыкка бару юлын яктыртып, алга атлый. Ул аларны, мең төрле авырлыклар аркылы, азат тормышка алып чыккач, ирекле җиргә шатлыклы караш ташлап, горур тавыш белән көлә дә, бәхетле елмаеп үлә... Тормышының Казан чорына багышланган «Минем университетларым» исемле әсәрендә, ул, Устье- дагы грузчикларны һәм аларның хезмәтләрендәге героик шигъриятне сокланып җырлый: — «Алар эшкә сусаган төсле, дүртәр потлык капчыкларны кул- дан-кулга ыргыту һәм җилкәгә тюклар күтәргән хәлдә йөгереп үтү ләззәтен сагынып көткән төсле, эшлиләр. ... Мин дә, капчыкларны алар шикелле тотып, күтәреп алам, ыргытам һәм тагын йөгереп киләм* тагын күтәреп алам, миңа бөтен әйләнә-тирә һәм мин. үзем шушы давыллы биюдә бөтерелеп әйләнәбездер һәм айлар-еллар буенча үзләрен аямыйча, ару-талуны белмичә шушындый күңелле итеп эшләүче бу кешеләр, шәһәрдәге чиркәү һәм мәчет манараларын да куптарып алып, теләсә кайда күтәреп куя алалардыр төсле күренде. Бу төнне мин аңарчы кичерергә туры килмәгән шатлык эчендә үткәрдем, минем йөрәгемдә бөтен гомер буена шушылай онытылып эшләү теләге туды... Миңа бу шатлыклы, ярсулы көчкә бернәрсә дә каршы тора алмый һәм ул борынгы әкиятләрдә сөйләнгән төсле, бер төн эчендә бөтен җир йөзен матур сарайлар, шәһәрләр белән бизи ала, җир йөзендә могъҗизалар тудыра ала кебек тоелды». Хезмәт ияләре арасыннан чыгып, кече яшьтән үк хезмәт һәм көрәш эчендә кайнап, кешелек культурасының иң юпары биеклекләренә күтәрелгән бөек язучының тормыш юлы әнә шулай башлана. Моннан илле еллар элек язган автобиографиясендә ул үзенең яшьлек елларын болай дип искә төшерә: — «1869 нчы ел 14 мартта Ниж- нийНовгородта тудым. Әтием — солдат улы, 
әнием — мещанка. Әти ягыннан бабай офицер булып, түбән чиннарга карата рәхимсез катылыгы өчен Николай I тарафыннан урыныннан алынган. Ул шул хәтле усал холыклы булган ки, минем әтием ун яшеннән ун җиде яшенә кадәр аңардан биш тапкыр качып киткән. Соңгы тапкырында әткәм семьядан- бөтенләйгә киткән һәм Тобрльскидан Нижнийга җәяү килеп, драпировщикка өйрәнчек булып кергән. Сәләтле булган күрәсең һәм укый да, яза да белгәнгә күрә, егерме ике яшендә аны- Колчин (хәзер Карпова) пароходчылыгының Астраханьдагы конторасына управляющий итеп билгеләгәннәр, шунда ул 1873 елда миннән йоккан ваба белән чирләп үлгән. 'Әбинең сөйләвенә караганда, әти акыллы, әйбәт һәхМ бик күңелле кеше булган. Әни ягыннан бабай үзенең карьерасын Волгада бурлак булып башлаган, өч ел узуга ул инде Балахна купецы Заев караванында приказчик булган, аннан соң ион буярга керешкән һәм баеп китеп, Нижнийда зур гына мая белән буяу карханәсе ачып җибәргән. Тиздән ул шәһәрдә бер ничә йорт биләгән, материя буяу һәм мате" рияга бизәк төшерү өчен . өч мастерской корган, цех старшинасы булып сайланган. Шул урында тугыз ел эшләгәч, һөнәрчеләр башлыгы итеп сайламауларына үпкәләп, старшиналыкны ташлаган. Ул бик динле, шәфкатьсез деспот һәм авыру дәрәҗәсендә саран кеше иде. 92 яшенә' хәтле яшәп, үлеменнән бер ел элек акылдан шашып, 1888 нче елда үлде. Әти белән әнием «ябышып чыгу» тәртибендә өйләнешкәннәр, чөнки
О - К. Нәҗма 
 
 
бабам үзенең сөекле кызын нәсел- ырусыз һәм киләчәге билгесез кешегә бирергә теләмәгән. Әнием минем тормышыма һичбер нинди йогынты ясамаган, чөнки ул мине әтиемнең үлеменә сәбәпче дип уйлый һәм шуңар күрә яратмый иде. Тиздән ул икенче тапкыр кияүгә чыгып, мине бөтенләйгә бабай кулына тапшырды, бабай исә мине тәрбияләүне Псалтырь белән Часос- ловтан'IV башлады. Шуннан соң, җиде яшемдә чакта, мине мәктәпкә бирделәр, анда мин биш кенә ай укыдым. Начар укый идем мин, мәктәп тәртипләрен дә, шулай ук Шәрикләремне дә яратмадым, һәрвакыт ялгыз булырга тырыша идем. Мәктәптә чәчәк авыруы йогып, укуны ташладым һәм шуннан соң гнде мәктәпкә йөрмәдем. Бу вакытта әнием ютәл авыруыннан үлде, бабай исә бөлде. Аның ике улы, үзләренең хатыннары һәм балалары белән, бергә яшәгән ишле семьясында мине әбидән башка берәү дә яратмый 'иде. Бу әйбәт һәм фидаи йөрәкле карчыкны мин бөтен гомерем буенча мәхәббәт һәм ихтирам тойгысы белән генә искә алачакмын. Абыйларьпл киң яшәргә, ягъни мул ашап-эчәргә яраталар иде. Исереп алгач, алар, гадәттә, һәрвакыт безгә күпләп килүче кунаклар белән, яки үз-ара сугышалар, я бул- маса үзләренең хатыннарын кыйныйлар иде. Бер абый ике хатынын, икенчесе — бер хатынын кыйнап гүргә кертте. Кайвакыт мине дә кыйныйлар иде. /Мондый шартларда нинди дә булса акыл йогынтысы турында суз булуы мөмкин түгел, өстәвенә минем барлык кардәшләрем — ярым йорты гына белемле- ләр иде. Сигез яшемдә мине аяк киемнәре магазинына «малайлыкка» бирделәр, ләкин ике айлап вакыт үтүгә, кулларыма кайнап торган шулпа түгелеп пешкәч, хуҗам ми- не тагын бабайга кайтарды. Кулларым төзәлгәннән соң, ерак кардәш тиешле чертежникка өйрәнчек итеп бирделәр, ләкин бер елдан соң, бик авыр тормыш шартлары аркасында, мин анардан качып киттем һәм пароход поварына өйрәнчеклеккә ялландым. Бу повар, Михаил Антонович Смурый, отставкага чыккан                      IV Дини китапларның исемнәре. 
гвардия унтер- офицеры, искиткеч куәтле, тупас һәм бик укымышлы кеше иде; ул миндә китап укырга кызыксыну уятты. Шуңар хәтле мин китапларны һәм һәртөрле басма кәгазьләрне яратмый идем, ә ул исә кыйнап- та, иркәләп тә мине китапларның бөек әһәмияткә ия булуларына ышанырга һәм аларны яратырга мәҗбүр итте. Шашып яраткан беренче китабым — «Бөек Петрның солдатны ничек коткаруы турындагы хикәят» булды. Смурыйның күпчелеге күн төпле бәләкәй томнардан торган китаплар белән тулы сандыгы бар һәм бу дөньядагы иң сәер бер көтепханә иде. Эккарт- гаузен—Некрасов белән, Анна Род. конор — «Современник» томнары белән янәшә, шунда ук 1864 нче елгы «Искра» белән «Дин ташы» һәм малорус телендәге китаплар яталар. Тормышымдагы шушы моменттан башлап мин, кулыма нәрсә эләксә шуны, укырга тотындым; ун яшемдә тормыштан һәм китаплардан алган тәэсирләремне теркәп бару өчен көндәлек алып бара башладым. Шуннан соңгы тормышым бик чуар һәм катлаулы: поварлыктан яңадан чертежникка кайттым, аннан иконалар белән сәүдә иттем, Г рязе — Царицын тимер юлында каравылчы булып эшләдем, крен- делче, булкачы булдым, ташландык урыннарда яшәргә туры кил- гәләде, бер ничә тапкыр Россия буйлап җәяү сәяхәткә чыгып киттем. 1888 нче елны, Казанда яшәгәндә, беренче тапкыр студентлар белән таныштым. Үзлегемнән белем алу түгәрәкләрендә катнаштым. 1890 нчы елны мин, интеллигенция арасында үз урынымда түгеллекне сизеп, дөнья гизәргә киттем. Ниж
Максим Горький 71 
 
 
ннйдан Царицыига барып, аннан Дон өлкәсе, Украина аркылы узып, Бессарабияга юнәлдем, аннан Кырымның көньяк яры буйлап Кубаньга, Кара диңгез якларына барып •чыктым. 1892 ел Октябренда Тиф- лпстә яшәдем һәм шундагы «Кавказ» газетасында үземнең беренче очеркым «Макар Чудра» ны бастырдым. Аның өчен мине күп мактадылар. Нижнийга кайткач, Казандагы «Волжский вестник» газетасы өчен кечкенә хикәяләр язгаладым. Алар- ны теләп кабул итәләр һәм басып чыгаралар иде. «Русские ведомости» га «Емельян Пиляй» исемле очерк җибәрдем — аны да кабул игтеләр һәм бастылар. Миңа шуны әйтеп үтәргә кирәктер ахры, провинциядәге газеталарда «башлап язучы» әсәрләрен басудагы җиңеллек, чынлап та, ис китәрлек һәм мин бу хәл~ яки редактор әфәнделәрнең гаять дәрәҗәдә әйбәт булуларын, яисә аларда әдәби тойгының бөтенләй юклыгын расларга тиеш дип уйлыйм. 1895 елда «Русское богатство» да (6 нчы китап), «Челкаш» исемле хикәям басылды — аның турында, кайсы китабында икәнен хәтерләмим, — «Русская мысль» отзыв язды. Шул ук елны «Русская мысль»да «Ялгыш» исемле очеркым басылды, — отзывы булмады бугай. 1896 елда «Новое Слово.»да «Сагыш» исемле очеркым басылды — отзывы «Образова- ние»нең сентябрь китабында. Бу ’елның мартында «Новое Слово» да «Коновалов» очеркы басылды. Моңарчы мин үземне канәгатьләндерерлек бер генә әйбер дә язганым юк әле, шуңар күрә дә үз әсәрләремне Сакламыйм: сезгә җибәрә алмыйм. Минем тормышымда пс китәрлек вакыйгалар булмады бугай, хәер мин’ул сүзләрдән нинди мәгънә аңларга кирәклеген дә ачык итеп күз алдыма китерә алмыйм». Нинди катлаулы һәм нинди зур тормыш! Йомышчы малайдан, кара эшчедән бөтен дөньяга атаклы бөек язучы булу өчен нинди ‘ зур көч, тимер ихтыяр һәм тырышлык кирәк. Үз гомерендә ул бары тик биш кенә ай мәктәптә укый. Унбиш яшьләрендә чакта университетка кереп укырга өметләнсә дә, бу өмет тормышка ашмый. Шул өмет белән Горький Казанга да килә. Ләкин ул заманда Горький кебек халык уллары өчен югары мәктәп ишекләре ябык була. Аңар Казан шәһәрендәге ярлылар, 
эшчеләр арасында, ташландык пыяла заводында, пекарьня подвалларында ач- лытуклы яшәп, тормыш «университетларын» үтәргә туры килә. Рәхимсез эксплоататорлар тарафыннан изелеп гомер итүчеләр арасында Горький үзе шикелле үк азатлыкка, яктылыкка омтылучы тәвәккәл йөрәкле кешеләрне, марксист Федосеевны, революционер Ромась- ны очрата. Алар анарда, повар Смурый шикелле үк, китап укырга дәрт уяталар. Бу турыда ул «Укырга ничек өйрәндем» дигән истәлегендә: — «Китап укыган саен минем өчен тормыш әһәмиятлерәк, якты- рак була барды», — дип яза. «һәрбер китап минем өчен хайваннан кешегә әйләнү юлында, яхшырак тормышны күз алдына китерү һәм шулай эшләргә теләү юлында югарыга күтәрә баручы баскыч булды». Икенче бер истәлегендә А. М. Горький тагын шундый фактны әйтә: «Егерме яшьләремдә мин инде үзем күргән, ишеткән һәм баштан кичергән нәрсәләрнең күбесе турында кешеләргә сөйләргә кирәк, хәтта тиеш икәнен аңлый башладым. Миңа, үзем кайбер нәрсәләрне башкаларга караганда икенче төрлерәк беләм, сизәм төсле тоела иде; бу мине каушата, тынычсыз һәм күп сөйләүчән ясый торган иде. Хәтта мин, Тургенев кебек мастерларның китапларын укыганда да мин моны Зашкачарак язар идем, мәсәлән: «Аучы язмалары» ның геройлары турында Тургеневка караганда башкачарак сөйләр идем, дип уйладым. Ул елларда инде мин кызыклы сөйләүче сана

 
 
ладыр идем, грузчиклар, күмәччеләр, «босяклар», балта осталары, тимер юл эшчеләре, «изге урыннарга йөрүче мосафирлар», * һәм, гомумән, мин аралашып яшәгән кешеләр, мине бик игътибар белән тыңлыйлар иде. Үзем укып чыккан китаплар турында сөйләгәндә, мин бик еш үзем укыганны үзгәртеп сөйләвемне, үзем күргәннәрдән нәрсәдер кушып, арттырып сөйләвемне сизә башладым. Бу хәл миндә тормыштагы һәм әдәбияттагы фактларның бер бөтен булып бергә кушылуыннан килеп туды. Минем сөйләвемне укымышлылар да тыңлыйлар һәм: — Языгыз. Язып карагыз, — дип киңәш бирәләр иде». Казанда чагында ук А. М. Горький үзенең уйларын, тойгыларын шигырь калыбына салып бер дәфтәргә яза бара. Революционерлар белән аралашуда гаепләнеп кулга алынган чакта, башка китаплар белән, ул дәфтәр дә жандармнар кулына эләгә. Тагын бер ничә ел вакыт уза һәм Горький үзе күргән, кичергән вакыйгаларны хикәя рәвешендә язуга күчә. 1898 нче елда ул хикәяләр бер-бер артлы ике китап булып басылалар. Шуннан башлап Максим Горькийның даны бөтен илгә тарала. Хезмәт ияләре аның азатлыкка омтылу юлында үзләренең җаннарын да аямаучы горур мәхәббәтле кешеләр турындагы гүзәл легендаларыннан, үз тормышларыннан алынып язылган утлы хикәяләреннән көрәшкә дәрт, авырлыкларны җиңәргә көч, якты киләчәккә ышаныч табалар. Бу хикәяләр матбугатта чыккач, озак та үтми, патша жандармнары Горькийны тагын кулга алалар. Ләкин алар аны, судка бирергә җитәрлек материал таба алмыйча, полиция карамагында яшәү шарты белән төрмәдән чыгарырга мәҗбүр булалар. Хәзер инде Горькийның һәрбер адымы артыннан күзәтү оештырыла. Шул көрәшләрдә яшь Горькийның таланты үсә, чыныга. 1899 нчы елда ул капиталистик тормышның, кабахәтлеген, череклеген ачып салган «Фома Гордеев» исемле зур китап яза. Бу әсәр аны рүс әдәбиятының бөек! художниклары Толстой һәм Чехов белән янәшә, югарылыкка күтәрә. Бу вакытларда безнең илдә яңа тип партия, революцион марксизм идеаллары өчен көрәшүче пролетариат партиясе 
төзелеп килә. Төрле шәһәрләрдә, промышленность үзәкләрендә эшчеләрнең оешкан хәрәкәтләре^ хуҗалар һәм полиция белән бәрелешләре ешая. Шул вакыйгалар җирлегендә, рус әдәбиятында пролетариатның уйларын, тойгыларын җырлаучы һәм үзе дә рус пролетариатының тугрылыклы улы булган бөек художник Максим Горькийның Россия халыкларын бердәм рәвештә азатлык көрәшенә чакыручы көчле, җыр авазы яңгырый. Менә ул беренче тапкыр Петербургка килә. Киң укучылар* массасы аны үзләренең иң якын, иң сөекле язучысы итеп, ихтирам белән каршы алалар. Ләкин патша хөкүмәте Максим Горькийга Петербургта озак яшәргә ирек бирми. Самодержавиегә каршы революцион листовка язуда гаепләп, Горькийны төрмәгә ябалар, аннан Арзамас шәһәренә сөргенгә озаталар. Аңар фәкать бер кадәр вакыт Кырымда дәваланырга гына рөхсәт бирелә. Бөек язучының Кырым аша сөргенгә җибәрелү хәбәре патша хөкүмәтенә каршы көчле протест хәрәкәте тудыра. Горькийның якташлары .исеменнән язылган листовка яшен тизлеге белән бик күп урыннарга тарала: «Хөкүмәтнең бу чыгышына каршы, җәмгыять тагын бер тапкыр кыю һәм ачык протест белән жа- вап бирсен. Фикер йөртүче Россия үзенең хокуклары өчен тупас көчтән курыкмыйча көрәшерлек дәрәҗәдә үскәнлеген, ныгыганлыгын күрсәтсен. Алга, иптәшләр, безнең каршыбызда зур һәм караңгы көч тора, ләкин азатлык һәм яңа тормыш таңы атып килә инде».  
Максим Горький 73 
 
 
Москва, Нижний-Новгород, Харьков шәһәрләрендә зур демонстрацияләр оеша, прокламацияләр тарала, революцион җыр тавышлары урамнарны яңгырата. Владимир Ильич Ленин бу уңай белән «Искра» газетасында ялкынлы мәкалә язып, барлык коралы ирекле сүздән торган һәм бөтен Европага атаклы булган язучыны судсыз, тикшерүсез, сөргенгә озатучы самодержавие хөкүмәтенә кискен протест белдерә. Шул ук елны Фәннәр Академиясе Максим Горь- кийны почетлы академик итеп сайлый. Бу хәбәр патшага барып ишетелә. Икенче Николай тагын бер тапкыр үзенең кабахәт йөзен күрсәтеп, боерык бирә: — «Хәзерге болганчык заманда Фәннәр Академиясе шушындый кешене үз арасына сайларга уйлаган. Мин бу хәлгә тирәнтен ачуландым һәм сезгә ‘минем кушуым буенча Горькиның сайлануын юкка чыгарылганлыгын игълан итәргә тапшырам. Шуның белән Академиядәге акылларны бераз булса да айнытырга өметләнәм». Берничә көннән Горькийны сайлауның юкка чыгарылуы рәсми төстә хәбәр ителә. Самодержавиенең бу кабахәтлегенә протест йөзеннән, Чехов һәм Короленко үзләренең почетлы академиклык дипломнарын Академиягә кире кайтарып бирәләр. Бу эзәрлекләүләр,4 төрмәгә ябулар, сөргенгә озатулар бөек язучының иҗат һәм көрәш дәртен сүндерә алмыйлар. Ул әдәбиятта беренче тапкыр эшчереволюционер образын сурәтләп һәм аны куркак җанлы, комсыз табигатьле мещаннарга каршы куеп «Мещаннар» | исемле пьеса яза. Шул ук вакытта м М. Горький үзенең «Давыл хәбәрчесе турында җыр» исемле әсәрен иҗат итә. Халыкның сугышчан . рухын, азатлыкка омтылу дәртен чагылдырган бу гаҗәп көчле җырны хезмәт ияләре бердәм тавыш белән күтәреп алалар. Давыл хәбәрчесенең сүзләре Ленин һәм Сталин мәкаләләрендә, алар язган листовкаларда бөтен Россия буйлап яңгырап узалар: — Давыл тагын да көчлерәк күкрәсен! Бу әсәр, Горькийның шуннан бер ничә ел гына элек язган «Лачын турында җыры» төсле үк, революцион көрәшкә, азатлык 
өчен фидаи көрәшкә чакыра: «О, кыю Лачын! Син дошманнар белән сугышта барлык каныңны бирдең... Ләкин килер шундый заман, синең кайнар каныңның тамчылары, тормыш караңгылыгында очкыннар төсле янарлар һәм бик күп җаннарны азатлыкка, яктылыкка сусау шашкынлыгы белән кабындырырлар. Гәрчә син үлдең... Ләкин кыюларның, нык рухлыларның җырында син җанлы үрнәк булып, азатлыкка, яктылыкка 'чакыручы горур аваз булып мәңге яшәрсең. Батырларның шашкынлыгына җырлыйбыз без җырны...» 1902 нче ел азагында Максим Горькийның «Тормыш төбендә» («На дне») исемле пьесасы сәхнәгә куёла. Патша цензурасы тарафыннан тыелып та, бик күп кыскартулардан соң гына рөхсәт ителгән бу әсәр — тамашачыларда гаять көчле тәэсир тудыра. Килеп җитә 1905 ел. Кышкы дво- рецка петиция илтүче Петербург эшчеләрен патша палачлары мылтык уты белән тараталар. Шул ук көнне Максим Горький, патша! хөкүмәтен тыныч ниятле коралсыз кешеләрне урамда атып үтерүе» өчен гаепләп воззвание яза: — «Артык мондый хәлгә түзеп тору мөмкин түгел,—ди ул/—Россиянең барлык гражданнарын самодержавиегә каршы хәзердән үк кискен һәм бердәм көрәшкә чакырабыз». Патша хөкүмәте Горькийны тагын кулга алып, Петропавл крепостена яба. Бу хәбәр бөтен дөньядагы алдынгы кешеләрне, атаклы галим, язучы һәм художникларны Максим Горький өчен көрәшкә күтәрә. Шул хәлдән өреккән патша
74 К. Нәҗм1 
 
 
-хөкүмәте бу юлы да Горькийны төрмәдән чыгарырга мәҗбүр була. Революция хәрәкәте киңәйгән саен, Горькийның ул хәрәкәткә катнашы да зурая бара. Фикер һәм теләкләрнең бердәмлеге бөек әдипнең юлын Ленин һәм Сталин юлы белән мәңгелеккә тоташтыра. 1905 елның көзендә Горький беренче тапкыр Владимир Ильич Ленин белән очраша. Шул көннән башлап Ленин белән Горькийның якын дуслыгы аларның бөтен тормышлары буенча дәвам итә. 1907 елның маенда Горький большевикларның Лондонда җыйналган бишенче съездына бара һәм иптәш Сталин белән очраша. Кешелек дөньясының бөек даһилары булган Ленин һәм Сталин йөзендә ул үзенең илһамчыларын, иҗатына һәм барлык тормышына сүнмәс дәрт, бетмәс куәт биреп торучы акыл ияләрен таба. 1905 ел революциясе җиңелгәннән соң Ленин Горькийга чит илгә китеп торырга киңәш бирә. Берлин, Париж, Нью-Йорк шәһәрләрендәге чыгышларында, мәкаләләрендә, художество әсәрләрендә Горький тагын да киңрәк колач җәеп революцион эшкә чума. Эшләп тапкан акчасының зур гына өлешен ул большевистик матбугатны көчәйтү фондына бирә бара. Шул елларда ул бербер артлы тагын ике зур әсәр — «Дошманнар» пьесасын һәм «Ана» романын яза. Бу әсәрләрдә рус әдәбиятында беренче тапкыр эшче большевиклар образы сурәт- -ләнә һәм пролетариат революциясе идеяләре алга сөрелә. Аның бер герое эшчеләр турында: — Нинди яхшы кешеләр алар! — Дип сокланып сөйли. — Мин яшь эшчеләр турында әйтәм — алар шундый нык, сизгер, һәммә нәрсәне Дә төшенергә сусап торалар. Аларба карыйсың һәм Россиянең җир йөзендә иң якты демократия булачагын күрәсең. Шулай итеп Горький үзенең көч- талантын, тулысынча революция эшенә багышлый. В. И. Ленин аның ’^ссиядәге революцион хәрәкәт үсешендәге роленә тукталып, түбәндәге фикерне әйтә: , — Сез үзегезнең художниклык талантыгыз белән Россиядәге,— һәм бер Россиядәге генә түгел,— эшчеләр хәрәкәтенә шундый, гаять дәрәҗәдә зур, файда китердегез... 
1907 елда Лондонда Горький белән очрашкач, Владимир Ильич «Ана» романы өчен аңар рәхмәт белдерә: — «Бик кирәкле китап. Күп кенә эшчеләр революцион хәрәкәткә аңсыз рәвештә, стихия төсендә катнашалар, хәзер алар «Ана>ны үзләре өчен зур файда белән укырлар». Шуннан соң Горький тагын бик күл әсәрләр яза. «Матвей Кожемякинныя тормышы», «Окуров шәһәре», «Вас. са Железнова», «Италия турында әкиятләр», 1913 елда башланып 1922 елда төгәлләнгән автобиографик трилогия («Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» повестьлары), — һәм шул ук елларда матбугатта чыккан башка бик күп әсәрләрендә Максим Горький хезмәт ияләренең азатлыкка, яктылыкка омтылуларын, кешегә һәм аның хезмәтенә тирән ихтирам мотивларын, туган илгә һәм анда яшәүче барлык халыкларга кайнар мәхәббәт тойгысын җырлый. — Безнең арабызда тигезлек һәм туганлык яшәсен, — ди ул.— Безнең барыбызны да акыл нуры яктыртсын, барыбыз бер көч булып, җиңелмәслек көч булып тупланыйк! Шул ук идеяләрне Горький үзәнең барлык художество әсәрләрендә җырлый. Аның- барлык иҗаты пролетариат интернационализмының, гуманизмының югары үрнәге. Шул җөмләдән ул бөек рус халкы белән Волга буе татарларының гасырлар буенча үсеп ныгый килгән дуслыгын искиткеч көчле, якты образларда сурәтли. Бала чагыннан ук Горький татарлар белән якыннан аралашып яши. Ул үзенең автобиографик
Максим Горький 75 
 
 
трилогиясендә, Нижний шәһәрендәге кордашлары арасыннан Хәби исемле татар малаен хәтерли: — «Аны туган иленнән алып 'киткән абзасы, Нижнийга килгәч озак та үтми, суга батып үлгән. Хәби үзенең туган шәһәренең ис_ мен оныткан, тик аның Волгадан ерак түгел, Кама елгасы буенда булуын гына хәтерли. Ул шәһәр булуын гына хәтерли. Ул шәһәр безгә ни өчендер кызыклы тоела, без: — Кама буендадыр каласы, Тик белмибез ничек барасы. Куллар белән тотып булмыйдыр. Аяк белән җитеп булмыйдыр, —7 дип җырлый идек». «Балачак» исемле повестенда рус малайларының крушник татарлар белән дуслашуларын болай дип яза: — «Алар безне төче ат ите белән һәм яшелчә салып хәзерләнгән үзенә бер төрле аш белән сыйлыйлар, кичке аштан соң тәмле камырдан пешерелгән чикләвек төсле нәрсә белән куе такта чәй эчәбез. Бу барысы да бердәй зур гәүдәле һәм көчле кешеләр безнең күңелгә ошыйлар, аларда ниндидер балалык бар, бу безгә бик яхшы аңлашыла, аларның ачулана белмәүләре, яхшы күңелле булулары һәм бер-берсенә җитди игътибар белән караулары мине бигрәк тә хәйран калдыра иде.» «Минем университетларым» исемле повестьта ул, Казанда яшәгән елларын искә алып, эч пошкан сәгатьләрдә «Татар бистәсенә барасы килә иде, — ди. — Анда нишлидер үзенә бер төрле һәм пак тормышлы, яхшы күңелле, ягымлы кешеләр яши иде». Үз тормышыннан алып язган бер хикәясендә, шул ук Казанда үзен үлемнән коткарып алып калучы сторож Мостафа картны сагынып искә ала. Аның янына больницага килеп, үз баласы шикелле якын күреп, хәлен белешеп, Горькийның күңелен күтәреп йөргә« бу карт , турындагы сүзләрне дулкынланмыйча укып булмый. Рус халкы белән татар халкының тарихи дуслыгына монументаль әдәби һәйкәлләрнең иң көчле- се итеп Горькийның «Матвей Ко- жемякинның тормышы» исемле повестен күрсәтергә мөмкин. Илле еллык гомер фонында әллә ни хәтле кешеләрне һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләгән бу зур повестьта Шакир образы әсәрнең башыннан ахрына кадәр яши. Рус солдаты Пушкарьнең якын дусы Рәхмәтуллага кардәш тиешле бу егет: 
— «... Эчкерсез, акыллы көлү белән көлә, һәм үзенең тездән түбән төшеп торган күк киндер күлмәге, ак алъяпкычы, чиста ыщ- тырлы яңа чабаталары, шәмәхә түбәтәе белән ниндидер яңалык, ныклык һәм сафлык тәэсире тудыра». Үләр алдыннан карт Пушкарь аны үз янына чакырып, соңгы ва- сиятен ӘЙТӘ: *— «Абыең Рәхмәтуллага әйт. Дуслык өчен рәхмәт аңар!» — Без Россиядә яшибез, без — үз кешеләр. — дип, рус кешеләренә үз туганы итеп караучы Шакир, бу дуслыкны йөрәгендә иң кадерле тойгы итеп саклый. Патша жандармнары революционер Маркны кулга алгач шул ук Шакир бик нык борчылып һәм сызланып болай ди: — Хәерлегә түгел бу. Яхшы кешеләргә яшәр урын юк, аларны куалар, — хәерлегә түгел бу! һәр урында акыллы кулның булуы кирәк, барысы белән дә ул идарә итсен, властьны аңар бирергә кирәк. Яхшы кешеләр булмаса — бер нинди игелек булмаячак!». Революционерка Мансуровага да ул әнә шундый яхшы кеше итеп карый һәм .яшь революционерлар турында СӨЙЛӘГӘНДӘ: — «Яшь буын үсә, шундый әйбәт кешеләр үсә» дип куана. Волга буе татарлары образын М. Горький башка әсәрләрендә дә күрсәтә. Шул җөмләдән язылып бетмичә калган «Евграф Букев» исемле пьесасында Казан татары Юныс Сабитовны сурәтли. «Яхшы халыкның улы», «яхшы күңелле кеше» дип атый аны Горький.
76 К. Нәжмч 
 
 
1934 нче елны язган «Әңгәмә» исемле публицистик әсәрендә ул тагын бер Казан татарына, ике орденлы колхозчыга тукталып, аның сүзләрен язып үтә: — «Иске власть, халык налогларны күндәм түләп барсын дип, халыкны укытмый иде, Мулла: тавыш-тынсыз яшә!—дип кенә өйрәтә. Башка бер нәрсә дд өйрәтми иде. Совет власте әйтә: — барысын да бел! Трактор — тимер ат, — бел, һәртөрле машина бар, бел, һәртөрле китапны укы. Җирне бел, нәрсә тели ул: җир сиңа ничек итеп яхшы иген бирергә тиеш: бел. Барсын да бел. Без иптәш, шундый ерак киттек, егет белән кыз иң акыллы мулладан да күбрәк белә. Мин карт инде, яшьләрне эшләргә өйрәтәм, яшьләр мине уйларга өйрәтәләр. Мин эшләргә телим: укырга һәм моңарчы намус белән күпме ел гадел яшәгән булсам, тагын шул хәтле яшәргә телим. Шулай бит, әйеме?». Бу образларның барсында да татар халкының .гаделлеге, хезмәт сөючәнлеге, туган илгә мәхәббәте, рус халкына дуслыгы гаҗәп якты, соклангыч сурәттә чагылалар. Үзенең яшь гомерен Казан шәһәрендә уздырган һәм татар хезмәт ияләре белән аралашып, тормыш, хезмәт, көрәш университетларын үткән бөек гуманист Горький, бик хаклы буларак, Волга буе татарларына шундый югары бәя бирде: — «Мин татарларны яхшы бе- ләм. Алар — намуслы халык, баһадир йөрәкле халык, теләсә нинди иагырлыкка сәләтле халык». Максим Горькийның бу сүзләре бөек Ватан сугышы көннәрендә татар халкын яңадан-яна батырлыкларга рухландырдылар һәм хәзерге тыныч төзелеш елларында намуслы хезмәткә дәртләндерәләр. Шуңар күрә дә татар халкы Максим Горькийны үзен бәхетле, ирекле тормышка чыгаруда булышкан өлкән туганы рус халкының саф вөҗданы, гадел йөрәге, якты акылы итеп сагына, ихтирам итә һәм аның бөек исемен үзенең йөрәгендә самими мәхәббәт белән саклый. Максим Горький әсәрләрен укыган саен аның тормышны һәм кешеләрне шул кадәрле тирән белүенә хәйран буласың. Ул үзенең чиксез зур иҗатында Ленин кебек даһи юлбашчы һәм Толстой кебек бөек язучылардан башлап, гади грузчик һәм крестьян образ-' ларына хәтле урын бирә, 
аларның һәркайсысын тормыштагыча җанлы итеп сурәтли. Аның әсәрләрендә туган ил үзенең тылсымлы матурлыгы, бай табигатенең бөтен буяулары, бөтен яңгыравыклы моңнары белән яши. Аларда без борынгы заманның, сагышлы җырларын, батырлар турындагы әкиятләрне, үз хакын даулап демонстрациягә чыккан эшчеләрнең көчле авазын, бөек вакыйгаларның яшенле күкрәүләрен ишетәбез. Горький иҗатында тормыш поэзиясе үткәндәге- нең бөтен тирәнлегенә, хәзергенең бөтен киңлегенә һәм киләчәкнең бөтен ераклыгына җәелеп яңгырый. Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк — диңгез кебек көчле, йолдыз кебек югары бу бөек талантның акыллы күзләре һәрвакыт кешегә төбәлгән. — «Кеше! Минем йөрәгемдә ул кояш булып туа һәм шуның яктысында дөнья кебек колач җитмәс мәһабәтлек белән алга һә>г югарыга атлый ул — гүзәл Кеше. Ул үзенең хезмәтен, горур юлын1 йөрәк каны белән чылатып атлый. ... Кешедә барысы да бар, барысы да Кеше өчен. Кеше генә яши,, ә калганы барысы да — аның кулының һәм миенең эше. Кеше! Бу сүз горур яңгырый.» 1913 нче елда ул Ленинга үзенең зур бер әсәр язарга, һәм бер семьяда соңгы йөз ел эчендә булып үткән тормышны күрсәтергә- теләвен әйтә. Ленин исә аны бик дикъкать белән тыңлап болай дип җавап бирә: — «Әйбәт тема бу, кыен эш, әлбәттә, әллә ничаклы вакыт сора
Мйкси.м Горький  77 
 
 
ячак ул, мин сез аны башкарырсыз, дип уйлыйм, ләкин нәрсә белән төгәлләнүен генә күз алдына китерә алмыйм. Чөнки хәзер тормыш аның азагын бирми бит. Бу әсәрне революциядән соң язарга кирәк». Горький Ленинның киңәшен искә ала һәм бөек Октябрь революциясе аның темасына тиешле төгәллек биргәч, ул үзенең монументаль романнарын «Артамоновлар эше» бе- •лән «Клим Самгин тормышы»н яза. «Артамоновлар эше»ндә без өч буынының тормышын, «Клим Сам- гин»да} исә безнең илдә туксанынчы еллардан башлап Октябрь революциясе көннәренә хәтле барган вакыйгаларны күрәбез. Максим Горькийның Совет власте чорындагы иҗаты — искиткеч зур тырышлык һәм героик хезмәт җимеше ул. Бер үк вакытта ул совет театрлары өчен «Егор Булычев һәм башкалар», «Достигаев һәм башкалар» исемле драмаларын яза һәм «Гражданнар сугышы тарихы», «Заводлар тарихы» кебек күп томлык коллектив хезмәтләр оештыра. Горький социалистик, культура өлкәсенең барльгк' тармакларында Ленин һәм Сталинның ич якын ярдәмчесе булып, искиткеч^ зур эшләрне башкарып, оештырып, җитәкләп бара. Шулар арасында Горькийның, Совет Язучылары Союзы председателе постында, илебездәге барлык халыкларның әдәбиятларын үстерүгә шундый эур көч куеп эшләгән эшләре үзенә бер аерым урын тоталар. Ул үзенең иҗаты белән дә, киңәшләре белән дә совет әдәбиятының' социалистик реализм методы нигезендә чәчәк атуында хәл иткеч роль уйнады.' Максим Горький иң югары, иң якты мәгънәсендә бөек художник, гуманист. язучы иде. Шуңа күрә дә аның социализм дошманнарына, кара фашистик реакциягә утлы нәфрәт тулы хезмәтләре бөтен дөньяның барлык прогрессив көчләрен азатлык көрәшенә туплауда шундый тәэсирле һәм нәтиҗәле булдылар. Шуңа күрә дә аның ирекле хезмәтне бөтен дөнья әдәбиятында беренче тапкыр бөтен тирәнлеге белән җырлаган мәңгелек әсәрләре безгә, социализм төзүче хезмәт ияләренә шундый ләззәт, шундый шатлыклы дәрт бирәләр. Аларны укыган саен коммунизмның тулы тантанасы өчен яңадан-яңа батырлыкларга рухланасың, беләкләрдә, йөрәкләрдә көч янаруын сизәсең һәм бөек әдип белән берлектә, 
аның моннан күп еллар элек әйткән, ләкин нуры яктыра барган сүзләрен, тирән бер ихтирам белән кабатлыйсың: — Партиянең бөек акылы һәм аның юлбашчысы Иосиф Сталинның тимер ихтыяры кешене бөтенләйгә азат иткән илдә яшәве һәм көрәшүе күңелле. А. М. Горький шушы без яшәгән азат илнең, совет строеның, социалистик төзелешнең дәртле җырчысы иде. Ул үзенең ялкынлы иҗаты белән укучыларда туган илгә мәхәббәт, халыкка турылыклы хезмәг хисләрен тәрбияләде. Аның зирәк акылы фашистик реакциянең сугыш хәзерләүен алдан сизеп, хезмәт ияләрен азатлык көрәшенә туплауда гаять зур роль уйнады. Бөек Ватан сугышы елларында аның тавышы җиңүгә рухландыручы көч булып, Верховный Баш Командующий иптәш Сталинның сугышчан приказында яңгырады: — Әгәр дошман бирелмәсә, аны юк итәләр.» һәм хәзер, фашизмны тар-мар итеп, тыныч төзелеш елларына күчкән чорда, . Горькийның ирекле хезмәт дәрте белән сугарылган иҗаты безнең сафларда бара. — «Мин хезмәтнең нәрсә икәнен беләм: барлык шатлыкларның, дөньядагы барлык яхшылыкның чыганагы ул,—диде Горький.—Акыл һәм ихтыяр кешелек дөньясының бөтен тарихында хәзерге безнең илдәге төсле югарылыкка күтәрелә алганы юк». Тормышның төбеннән чыгып, кешелек культурасының иң югары биеклегенә күтәрелгәң һәм үзенең 
7S К. Нәжм» 
 
 
иҗаты белән кешеләргә бәхет юлын, азатлык юлын, прогресс юлын, яктыртып барган бөек әдипнең иҗаты илебездәге барлык халыклар өчен дә бер тигез кадерле. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгәннәр, шул җөмләдән Горький иҗатын татар теленә тәрҗемә итү эше моннан кырык еллар элек үк башланган иде. 1906 нчы елда татар телендәге газета- журнал битләрендә А. М. Горький тормышына һәм иҗатына багышланган материаллар урнаштырыла. Аның аерым хикәяләре басыла. 1914 һәм 1915 елларда Галиәсгар Камал тарафыннан Горькийның «Тормыш төбендә», «Мещаннар» исемле пьесалары тәрҗемә ителә. Февраль революциясеннән соң Мулланур Вахитов редакциясендә чыга башлаган «Кызыл байрак» газетасында без Горькийның «Иптәшләр», «Макар Чудра», «Челкаш» һәм башка хикәяләрен күрәбез. Бер үк вакытта татар әдәбиятының азатлык өчен көрәш идеяләре белән сугарылып, яңа образлар белән баеп үсүендә дә Горький иҗатының гаять зур йогынтысы бар. Халык шагыйре Габдулла Тукайдан башлап, Гафур Колах- метов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури һәм башка күренекле язучыларның әдәби остазы иде Горький. Аның йогынтысы татар совет әдәбиятының үсү юлында аеруча көчле булды. Татар совет язучылары Горький иҗатында Социалистик революциянең иң якты үрнәкләрен таптылар, анардан өйрәнделәр һәм өйрәнәләр. Форма ягыннан милли, эчтәлек ягыннан социалистик татар культурасының уңышларында А. М. Горькийның чиксез зур булышлыгы, йогынтысы, хезмәте бар. Бөек Рус язучысының татар теленә тәр- жемә ителгән һәрбер әсәре—татар ^алкын туган илгә мәхәббәт, барлык совет халыкларына дуслык, ауганлык, Ленин— Сталин эше өчен КөРәштә һәм хезмәттә фидаи ба • тырлык рухында тәрбияләүче җан 2зыгы уЛж Шуңа күрә дә А. М. Горький иҗатын татар теленә тәрҗемә итү эше социалистик төзелеш елларында аеруча киң колач алды. «Ана», «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым», «Фома Гордеев», «Артамоновлар эше» кебек роман һәм повестьларының, бик күп хикәяләренең, публицистик хезмәтләренең татар теленә тәрҗемә ителүе, 1933—35 елларда Горький әсәрләренең сайланма алты томлыгы басы-1 лып чыгу фактлары 
шуны раслыйлар. Киң укучы массаларның теләкләрен канәгатьләндерү өчен, Татго- сиздат А. М. Горький әсәрләренең алты томлык сайланма җыелмасын икенче тапкыр басып , чыгарырга кереште. Бу томнарга барлык тәрҗемәләр русча оригиналлары белән чагыштырылып һәм элекке басмалардагы тәрҗемә кимчелекләре төзәтелеп урнаштырылачак. Шунын белән берлектә, алты томлыкның бу яңа басмасы өчен «Матвей Кожемя- кинның тормышы» һәм башка куп кенә әсәрләр беренче тапкыр тәр- ?ңемә ителәчәк. Ул әсәрләрдә һәм гомумән рус әдәбияты классикларының үлмәс иҗатларында без бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизм җәмгыятен төзү юлындагы батыр эшләргә,, көрәшләргә дәртләндерүче көч, илһам чишмәсе, җан азыгы табабыз. А.М. Горький сүзләре белән әйтсәк: — Рус әдәбияты безнең мактанычыбыз, ул безнең милләт буларак иҗат иткән иң яхшы нәрсәбез. Анарда — безнең барлык философиябез тупланган, анарда рухның бөек ашкынулары гәүдәләнгән; бу искиткеч булган, әкияттәгечә тиз; төзелгән бинада бөек матурлык һәм көч зирәклеге, изге саф йөрәкләр — чын художникларның акыллары һәм йөрәкләре әле бүген дә япякты булып балкып яналар, һәм алар һәммәсе дә, без төшенгән, без кичергән нәрсәләрне дөрес* һәм намус белән яктыртып: Рус сәнгатенең бинасын халыкның ярдәм итүе белән без төзедек, халык, безне рухландырып торды, халыкны яратыгыз диләр.